- төрләнү
- 1. Төре күбәю, төрле-төрле булу 2. Бер хәлдән, төрдән икенче хәлгә яки төргә керү, үзгәрү, башкалану. Башка төре, ише белән алмашыну 3. диал. Балага узгач, төрле-төрле азыклар ашыйсы килү, талымлау, аш сайлау 4. лингв. Исемнәр, алмашлыклар – төрле сан, килеш һәм тартым, ә фигыльләр – төрле зат, сан һәм заман формалары алып үзгәрү. ТӨРЛӘНҮ БӘЙРӘМЕ – Керәшеннәрдә: раштуадан соң киемне әйләндереп яки хайван тиреләре һ. б. ш. нәрсәләр, битлекләр киеп, төрле әйберләр асып урам буенча йөрүдән торган дини бәйрәм; Нардуган; рус. Святки
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.